Яңа Мичән "Каенкай"балалар бакчасында чара

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2023 нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 20 нче гыйнвар көнне Яңа Мичән “Каенкай” балалар бакчасында китапханәче Сәйфетдинова Фирдәвес Ясәви кызы белән берлектә “Әбиемнең куңел сандыгы” дип аталган җанлы очрашу үткәрелде. Балалар халкыбызның үткәне,гореф гадәтләре,милли киемнәре,йолалары белән таныштылар. Милли бәйрәмнәребез белән танышу аша балаларыбызга татар халкының гомер гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булуын анлаттык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International