ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

      2023 елның 27 гыйнварында, Эзмә мәдәният йортында "Игенче"ҖЧҖнең хисап җыелышы булды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Харисов Раиф Вазыйх улы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Татарстан Росреестрының барлык территориаль бүлекләрендә консультацияләргә ведомство белгечләренә электрон язылу тәкъдим ителде. Язылу Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша башкарыла (uslugi.tatarstan.ru).

 Сатыш авылы мәдрәсәсе музеенда "Туган якны өйрәнүчеләр" клубының чираттагы утырышы узды. Өлкән буын хәтерендә авылның барлыкка килүенә һәм аның исеменә кагылышлы ике легенда саклануы турында әңгәмә корылды. Риваять буенча, биредә Сатыш бабай һәм Борындык әби беренчеләрдән булып урнашканнар. Алар килгәндә, бу урыннарда куе урман булган. Революциягә кадәр авылны "Борынчы Сатыш"дип йөртәләр. Борынчы Сатыш исеме, тарихи документлардан күренгәнчә, XIX гасыр ахырына кадәр кулланыла, XX гасырда "Борынчы" сүзе юкка чыга һәм авыл "Сатыш"дип атала башлый.

Тэги: Мәдәният бүлеге

“Сәламәтлекне саклап, гомерне саклап калыйк”

Тэги: Арташ авыл җирлеге

     27 гыйнварда Россиядә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне буларак билгеләп үтелә

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

"Бервакыт әкияти урманда"

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Күп фатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләре башланды

Тэги: окс

30 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре лицей укучылары өчен Шәмәрдән лицее хезмәткәрләре белән берлектә Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган «Летопись блокадного Ленинграда» дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара башында мәдәният йорты белгече «Блокада Ленинграда» турында тарихи хикәя белән чыгыш ясады. Хикәя презентация күрсәтүе белән алып барылды. Патриотик сәгать лицей укытучыларының эчтәлекле чыгышлары белән дәвам итте. Укучыларның хикәяләреннән тарихи мизгелләр тыңланды. Аннан соң «Дорога жизни» исемле кыска метражлы фильм тәкъдим ителде. Әлеге чара балаларда шәфкатьлелек, батырлык, бердәмлек хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Ә иң мөһиме, балалар икенче бөтендөнья сугышы һәм аерым алганда, Ленинград блокадасы вакытында ватандашларыбызның батырлыклары турында бик күп яңалык белделәр. Патриотик сәгать Ленинград блокадасы корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.

Иске Мичән ФАПна  ЭКГ аппараты кайтты.  ЭКГ аппараты булу кешенең йөрәк эшчәнлеген тикшереп, вакытында табиб белән киңәшеп тиешле диагноз куярга һәм нәтиҗәле дәвалау  билгеләргә ярдәм итә.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International