“Сәламәтлекне саклап, гомерне саклап калыйк”

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Сәламәтлек-кешенең иң кыйммәтле әйбере, ул теләсә нинди байлыктан да кыйммәтрәк. «Акча югалтты, бернәрсә дә югалтмадың.  Вакытны югалттың – күпне югалттың. Сәламәтлегеңне югалттың-барысын да югалттың» дигән мәкаль дә юкка әйтелмидер. 20 нче гыйнвар көнне Язлы Арташ китап бирү пунктында Ике Басу Арташ авыл китапханәсе мөдире Язлы Арташ авыл клубы белән берлектә “Сәламәтлекне саклап, гомерне саклап калыйк” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать һәм уен-викторина үткәрделәр. Сөйләшү сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, ягъни сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен оптималь эш һәм ял режимы, баланслы туклану, җитәрлек хәрәкәт активлыгы, зарарлы гадәтләр булмау, шулай ук тормышка уңай караш турында барды. Кунаклар сәламәт яшәү рәвеше, аның үзенчәлекләре турында күп кызыклы мәгълүматләр белделәр. Шулай ук “Саулык-зур байлык” китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Катнашучылар китап күргәзмәсенә күзәтүне зур кызыксыну белән тыңладылар, викториналарда катнаштылар, яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр. Чара кызыклы һәм файдалы үтте. Чарага килүчеләрнең барысы да бер фикердә иде: сәламәтлек – кешенең иң мөһим кыйммәте, аны һәрвакыт сакларга һәм ныгытырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International