"Бервакыт әкияти урманда"

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Ике басу Арташ авыл китапханәсе мөдире "Уңган куллар" клуб берләшмәсе өчен "Бервакыт әкияти урманда" дигән чара һәм "Тылсымлы кыш" китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Бу көнне китапханәгә килгән балалар китапханәче белән бергә кыш тасвирланган әкиятләрне искә төшерделәр. Шулай ук укучыларга үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерергә дә тәкъдим ителде. Беренче чиратта балалар «Снежная королева» әкиятен искә төшерделәр, ошаган мизгелләрне сөйләделәр, яраткан геройлары-явыз патшабикә һәм тугры Герде турында искә алдылар. Шулай ук балалар «Двенадцать месяцев», «Зима в Простоквашино», «Два мороза», «Елка» һәм башка әкиятләрне әйтеп үттеләр. Чара 20 сораудан торган "Кышкы әкиятләрдән әйлән-бәйлән" викторинасы белән дәвам итте. Дөрес җавап өчен балалар кар бөртеге алдылар. Ахырда балалар төрле материалларны кулланып үз куллары белән открыткалар ясадылар. Әлеге открыткаларны якыннарына бүләк итү өчен өйләренә алып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International