27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне.

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

27 гыйнвар - Освенцим лагерен азат итү көне уңаеннан,Ике Басу Арташ авыл китапханәсе мөдире «Холокост-кабатланырга тиеш булмаган фаҗига» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар белән тигез әңгәмә алып бару өчен китапханә мөдире балаларда Холокостның нәрсә икәнен, холокостны геноцидка тиңләштерергә мөмкинме, алар нинди концентрацион лагерьларны атый ала икәнлеген ачыклады. Һәм нәрсә ул расизм? Мәгълүмат сәгате видеоматериаллар, электрон презентация һәм шигырьләр белән үрелеп барылды. Чара ахырында катнашучылар концлагерьларда һәлак булган барлык милләтчелек корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге чара катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Толерантлык тәрбияләү проблемасы безнең көннәрдә актуаль булып тора, чөнки кеше мөнәсәбәтләрендә киеренкелек кискен артты. Холокост турында хатирәләр безгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешүен тагын бер кат искә төшерделәр. Чара ахырында Холокост корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International