«Незатухающая боль блокады» дип исемләнгән батырлык дәресе

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

     27 гыйнварда Россиядә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне буларак билгеләп үтелә.

 28 нче гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Незатухающая боль блокады» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр.

Китапханәче балаларга шәһәрнең кешелек тарихындагы иң озын һәм куркыныч блокада булуын, камалган Ленинградта калган кешеләргә нинди сынаулар аша үтәргә туры килүе турында сөйләде. 900 көнгә якын авырту һәм газаплар, батырлык һәм фидакарьлек.

Ленинград өчен сугышта җиңгәннән соң 79 ел үтте, ләкин хәзер дә Төньяк башкаланы азат иткән ленинградлыларның, Совет армиясе һәм флоты сугышчыларының батырлыгы Россиянең хәрби данын гәүдәләндерә. Ул хәзерге буыннар өчен Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклауда патриотик һәм хәрби бурычка тугрылык һәм батырлык үрнәге булып хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International