30 гыйнвар көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:
1. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкатович чыгышы.
2. Участок вәкаләтлесе Гыйлмутдинов Динар Дамир улының чыгышы.
3. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы буенча, урман хуҗалыгы вәкиле чыгышы.
4.Сатыш авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмаларының 2021 елда эшләгән эшләренә еллык отчеты.
5. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шафигуллинның 2021 елда эшләгэн эшләргә еллык отчеты һәм 2022 елда эшләнергә тиешле эшләр һәм планнар белән таныштыруы.
6. Узган елгы җыенда бирелгән сорауларнын үтәлеше. Сораулар, тәкъдимнәр.
7. Җыелышка Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевич чыгышы белән йомгак ясады. Быел да халык “ZOOM” программасы аша җыелышта актив катнашты.