Кызыл-Мишә мәдәният йортында “Студентлар көне”

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнварда Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Халыкара студентлар көне уңаеннан “Студент тырышып укый,күңелсезләнеп утырырга вакыты юк аның!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды.

Чараның башлануы бәйрәмнең тарихы һәм аның традицияләре белән танышу булды. Аннан соң күңелле, мавыктыргыч конкурслар, уеннар узды.Чарада студентлар һәм булачак студентлар катнашты. Яшьләр һәр биремне зур кызыксыну һәм иҗади якын килү белән башкардылар, үзләренең тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Кичә юмор, көлү, елмаю, яхшы кәеф атмосферасында үтте һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International