ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

11 февраль көнне Туктар авыл клубы һәм китапхансе хезмәткәрләре гашыйклар көне уңаеннан «Беренче мәхәббәт серләре» дип исемләнгән конкурс программасы үткәрелде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

   11 нче февраль көнне  Саба муниципаль районында  узган «Россия чаңгы юллары-2023» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында ҖЧ “Игенче” җәмгыяте  командасы  да  катнашты.

Кичә, 15 февральдә, Лесхоз урта мәктәбендә «мәктәп урманчылыкларының эшчәнлеген үстерү " темасына семинар узды. Аның эшендә «Саба урманчылыгы» ДКУ, «Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре, Саба муниципаль районы мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре катнашты.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбендә "Рәхмәт сиңа, Әлифба" дип исемләнгән чара үтте. Балалар театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр, кызыклы сорауларга җавап табып шигырь сөйләделәр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

14 февраль көнне Хәрби-патриотик айлык кысаларында Түбән Шытсу төп мәктәбендә “Татар малае-2023” бәйгесе  үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 15 февральдә Тенеки авыл клубы һәм Юлбат авыл китапханәсе мөдирләре 1980-1982 елларда Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Галләмов Фердинант Равил улы гаиләсенә барып, "Әфганстан – йөрәк ярасы" дип исемләнгән очрашу сәгате уздырдылар. Әфган сугышы ветераны үзенең хезмәт иткән дуслары, солдат көннәре, сугыш кырында яшьлекнең ничек узуы турында сөйләде. Армия альбомыннан фотолар һәм медальләрен күрсәтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

17 февральдә муниципаль хезмәткәрләр арасында кышкы спорт төрләре көненә багышланган чаңгы ярышлары узачак

Миңгәр ФАПында капиталь ремонт эшләре бара.  Ремонт эшләрен Саба ПМК -159 оешмасы башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс

15 февраль көнне Миңгәр авыл китапханәсендә "Батырлык гасырларда кала" дигән әдәби сәгать узды. Әлеге чараның максаты-шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, Муса Җәлилнең кыю тормышы һәм шигърияте үрнәгендә яшь буын тәрбияләү, экспрессив уку, лирик әсәрне анализлау күнекмәләрен үстерү. Чара барышында китапханәче укучыларны патриот-кеше, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең" Җырларым", "Соңгы хатирә", "Ватаныңны кичер", "Шагыйрь" һәм башка шигырьләрен укыдылар. Укучылар шагыйрь иҗатына зур кызыксыну уяттылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International