Чаңгы ярышындагы уңышлар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

   11 нче февраль көнне  Саба муниципаль районында  узган «Россия чаңгы юллары-2023» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2023» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында ҖЧ “Игенче” җәмгыяте  командасы  да  катнашты.

      Соңгы елларда  "Игенче" ҖЧҖ дә спортка аеруча зур игътибар бирелә.Чөнки  спорт ул- сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә.Район күләмендә узган төрле ярышларда “Игенче”леләр һәрвакыт автив катнашучылар арасында,һәм без, сезнең белән уңышларыбыз белән уртаклашырга бик шат.

 Җитәкчеләр арасында :

 Зарипов Алмаз Зөфәрович – III урын.

18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган ир-егетләр  арасында:

Сафиуллин Инзил Мөдәрисович- II нче урын.

18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган хатын-кызлар арасында:

Зарипова Айзилә  Рөстәмовна–II нче урын.

40 яшьтән 50 яшькәчә ир-атлар арасында:

Хөсәинов Илнар  Кәшифович -II нче урын.

 Ярышларда катнашу бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, җиңү мизгеле бик күңелле  шул. Алдагы ярышларда да җиңүләр насыйп булсын!.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International