ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шэмэрдэн китапханәсенең уку залында татар язучысы Г. Исхакый иҗатына багышланган әдәби сәгать узды.


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

14 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында "окоп шәме"акциясе уздырылды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

11 февральдә Иске Икшермә авыл мәдәният йортының "Сударушки" рус җыры вокаль ансамбле А. В. Котков исемендәге XXXII Республика рус хор музыкасы фестивалендә катнашты

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

15 февраля Рахима Валиуллина пригласила к себе в гости участников клуба" Мишә Дулканнары". 
Писатели – необычные люди. Их фантазия заставляет нас грустить, радоваться, рассуждать, думать.
Участники мероприятия поделились своими стихами, провели бесуду  о книге Рахимы Валиуллиной "Язмышлардан юктыр узмышлар".

Тэги: Мәдәният бүлеге

Күренекле​ опера​ башкаручысы, дөньякүләм танылган​ артист, якташыбыз​ Федор​ Шаляпинның​ тууына​ 150​ ел​ тулды. Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе Федор Шаляпинның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган төбәкара конкурсында​ җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Хәмидуллина Әдилә, Шамилов Рәмзил «Федор Шаляпинның тормышы һәм иҗаты буенча иң яхшы эзләнү-тикшеренү эше» номинациясендә, Габдрахманова Мәдинә «Иң яхшы иллюстратор» номинациясендә һәм Маликова Алисә «Әдәби мирас» номинациясендә җиңүчеләр булдылар. Аларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бәйгедә актив катнашкан Галиакберова Самира һәм Шакирова Мәрьямгә Сертификат һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!

Тэги: Мәдәният бүлеге

11 февральдә Керәнне авыл клубында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган «Солдат сугышны сайламый» дигән патриотик кичә узды. Чараның мәртәбәле кунагы сугышчы-интернационалист Айдар Галимуллин иде. Ул Әфганстанда булу һәм интернациональ бурычны үтәү вакытлары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Авылдашлар сугыш сынавын үткән егетнең чыгышын зур хөрмәт белән тыңладылар. Программада сугышта булган вакыйгалар, сугышчыларга багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, ә кызлар биюләр биеделәр. Айдар Галимуллин кызы белән мобилизацияләнгән егетләр хөрмәтенә җыр башкардылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

14нче февраль көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасы булып узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

   2023 елның 15 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Рөстәм Фәрхуллин Саба муниципаль районының Сатыш авыл җирлеге башлыгы Шәфигуллин Фаил катнашында «кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Быел Сталинград сугышы тәмамлануга 80 ел тула, ул Бөек Ватан сугышында  борылыш ноктасына әверелә һәм бөтен дөньяга какшамас рух көчен, совет гаскәрләренең батырлыгын һәм каһарманлыгын күрсәтә.

Иске Мичән мәдәният йорты эшчеләре Сталинград сугышында  җиңүнең 80 еллыгына багышлап  « Сталинград өчен көрәш»  дип исемләнгән хәрби-патриотик сәгать уздырдылар. Чара барышында балаларга Сталинград өчен көрәш, совет солдатларының батырлыгы , команда составы, гади солдатларның, шәфкать туташларының һәм хәтта балаларның  каһарманлыгы турында сөйләнде. Балалар шул бөек сугышның тарихи һәйкәлләре : Мамай курганы, Павлов йорты белән таныштылар, Сталинград сугышы турында тарихи фильм карадылар.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

САБА-АРЕНА укучылары Бердск шәһәрендә (Новосибирск өлкәсе) узган «Себер воланы» бөтенроссия яшүсмерләр ярышларында чыгышларын тәмамладылар.

Хаҗиев Исмаил 3 медаль яулады! 

🥇1 урын ялгыз разрядта 

🥈2 парлы урын 

🥉3 катнаш парлы урын! 

Исмалны һәм аның тренеры Волков Д. Л. ны котлыйбыз.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International