Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасы

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

14нче февраль көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасы булып узды. Татарстан Рәисе укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү һәм эш шартлары яхшырту, профессиональ һәм иҗади өлкәдә мөмкинлекләрне киңәйтү максатыннан укытучыларның эш шартларын яхшыртачакларын белдерде. Хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.  «Иң мөһиме – белемнең сыйфаты», – диде Рөстәм Миңнеханов. Рәис шулай ук, Укытучылар һәм остазлар елында аерым игътибарның фәнгә юнәлтеләчәген әйтте. Видеоконференция элемтәсе форматында әлеге чарада районыбызның Башкарма комитет җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Капитонова Гөлназ Таһир кызы,  укучылары бердәм дәүләт имтиханын 100әр баллга тапшырган, Россия күләм олимпиадада призлы урын алган укучылары булган укытучылар;  мәктәп спорт клублары, президент ярышларында зур нәтиҗәләргә ирешкән командаларның җитәкчеләре; өстенлекле милли проект җиңүчеләре һәм белем биру оешмалары  җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International