10 май көнне Туктар авыл клубы мөдире китапханәче һәм Мәртен авыл клубы мөдире белән берлектә, Гаилә көне уңаеннан, “Хезмәт төбе - хөрмәт” дип исемләнгән портрет-кичә үткәрделә. Әлеге чараның герое, 13 ел Саба үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы, 30 ел Туктар авылында фельдшер булып эшләүче Каюмова Фирдәния Абрар кызының юбилее уңаеннан оештырылды. Матур хезмәт юлы үтүче Фирдәния Абрар кызын, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н.Загидуллин, "Юлбат" авыл хуҗалыгы җитәкчесе И.И.Әхмәтҗанов, хезмәттәшләре, “Тамчы” балалар бакчасы коллективы, классташлары, күршеләре, авыл халкы, туганнары һәм балалары котлады. Һәркем соклану катыш изге теләкләрен җиткерде. Гомерен медицина хезмәтенә багышлаган Фирдәния Абрар кызының хезмәт юлын алар югары бәяләделәр. Чара концерт номерлары белән үрелеп барылды.