Иске Мичән авылында фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшлэре дәвам итә
Шагыйрь - Муса Җәлилнең 117 еллыгына багышлап, 14 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Муса Җәлил - герой шагыйрь» исеме астында шигырь кичәсе үткәрделәр. Аның шигырьләре, кинохроника кебек, Бөек Ватан сугышы дәһшәтләре турында сөйли. Чарада катнашучылар Ватан, тормыш, үлем турында һәм балалар шигырьләрен кычкырып укыдылар. Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты, данлыклы «Моабит дәфтәре» турында тыңладылар. Китап күргәзмәсе оештырылды, язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның әсәрләре тәкъдим ителде.
Изге Валентин көне яки Гашыйклар Көне 14 февраль көнне бөтен дөнья буенча күп кешеләр, олылар һәм балалар бәйрәм итә. Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучылар үз куллары белән йөрәкләр ясап, бер-берсенә бүләк иттеләр.
10 февраль көнне Мичән авыл җирлеге дә "Россия чаңгы юллары-2023" һәм "Татарстан чаңгы юллары-2023" массакүләм чаңгы марафонына кушылды. Ярышта балалар бакчасына йөрүче балалар, укучылар, җирлектәге бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләр катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыганганга 34 ел вакыт узган.Авылыбызның 5 егете бу сугышта катнаша. Аларның бүгенге көндә 3 се исән сау. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Мөнир Газизуллин авылыбызда төпләнеп калып шунда гомер итә. Явлаштау мәдәният йортында оештырылган “Онытылмас Әфган юллары” дип исемләнгән очрашу кичәсенә Мөнир үзенең дусты Эзмә авылы егете Халит Шарипов белән килде. Алар үзләренең истәлекләрен хәтерләрендә яңарттылар, имин көннәр, тыныч дөньялар теләделәр. Шулай ук Әфганстанда хезмәт иткән , бүгенге көндә инде безнең арабыздан киткән Әмирҗан Сабирҗановның тормыш иптәше Тәслимә Сабирҗанова да ире сөйләгәннәрен хәтерендә яңартып сөйләп үтте.Очрашу Фаягөл Газизҗанованың Әфганстан турында язган шигыре белән тәмамланды.
"Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсе Садовая урамы буенча гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау һәм чистарту"
"Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы "Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе)" муниципаль бюджет учреждениесе бинасын реконструкцияләү"
Евлаштау урта мәктәбендә мәктәп волейбол лигасының зона уеннары узды.
2023 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 25 маена кадәр «минем край җирле үзидарәсе тарихы " VII Бөтенроссия конкурсы уза.