Керәнне авыл клубында чара

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

11 февральдә Керәнне авыл клубында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган «Солдат сугышны сайламый» дигән патриотик кичә узды. Чараның мәртәбәле кунагы сугышчы-интернационалист Айдар Галимуллин иде. Ул Әфганстанда булу һәм интернациональ бурычны үтәү вакытлары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Авылдашлар сугыш сынавын үткән егетнең чыгышын зур хөрмәт белән тыңладылар. Программада сугышта булган вакыйгалар, сугышчыларга багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады, ә кызлар биюләр биеделәр. Айдар Галимуллин кызы белән мобилизацияләнгән егетләр хөрмәтенә җыр башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International