11 февральдә Иске Икшермә авыл мәдәният йортының "Сударушки" рус җыры вокаль ансамбле А.В. Котков исемендәге XXXII Республика рус хор музыкасы фестивалендә катнашты, Лауреат Дипломы белән бүләкләнде. Фестиваль рус халык җырын яратучыларны һәм чын энтузиастларны - халык хорларын, фольклор ансамбльләрен, рухи православие музыкасын башкаручыларны җыя. Фестивальдә Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән иҗат коллективлары катнашты. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән үткәрелә