“Татар малае-2023” бәйгесе

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне Хәрби-патриотик айлык кысаларындаТүбән Шытсу төп мәктәбендә “Татар малае-2023” бәйгесе  үткәрелде. Анда финалга  чыккан  4  егет  көч сынашты. Бәйге барышында  егетләрнең тапкырлыгы, уңганлыгы, тырышлыгы сыналды. Малайлар  сәнгатьле итеп шигырь   сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. “Кем тапкыр?”, “  Кем җитез?” ,”Таяк тартышу”  бәйгеләрендә дә  үзләрен  сынатмадылар. Малайлар  сынауларны  яхшы  гына   узып ,  Шакиров Кәрим “Иң  тырыш  егет”, Сафиуллин Ранил “ Иң уңган егет”, Сөнгатуллин Алмаз  “Иң оста  егет”, Гомәров Әскәр "Иң көчле егет”  исеменә  лаек  булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International