Шекше авыл җирлегендә грант акчалары хисабына юлларны ремонтлау башланды
30 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәмдә актив катнаштылар. Бәйрәмдә мастер-класслар оештырылды. Теләге булган һәркем үз күңеленә хуш килгән эшчәнлек төрен сайлады. Мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гөмәр кызы «Минем белән рәсем яса» картиналар ясау буенча мастер - класс үткәрде. Балалар һәм аларның әти-әниләре бик канәгать калдылар.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда һәм Казанчы- Бигәнәй авылы зиратындагы Ишан хазрәт төрбәсендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллары шурасы вакилләре булып китте.
Республика көнен бәйрәм итү алдыннан , 29 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, концерт номерлары белән, “Туган ягым –Татарстан” әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Бүген «ГТО белән 1 класска " Республика онлайн акциясенә старт бирәбез. «ГТО белән 1 класска» Онлайн акциясе видеороликлар конкурсы булып тора һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн форматта үткәрелә.
2 сентябрь көнне Шәмәрдән лицеенда Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
31 август көнне Түбән Симет авыл клубында Иске Мичән, Тимершык клублары белән берлектә “Моң агыла Туган ягыма" дип исемләнгән Татарстан Республикасы көненә багышланган урам концерты оештырылды. Артистлар үзләренең иң яхшы җырларын бүләк иттеләр, шулай ук тамашачылар күңелле уеннарда актив катнаштылар. Авылдашлар һәр концерт номерын көчле алкышларга күмделәр.