Шәмәрдән лицеенда Белем көне

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

2 сентябрь көнне Шәмәрдән лицеенда Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Тантаналы линейкада Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Альберт Кави улы, шулай ук Шәмәрдән авыл җирлеге предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты. 2024-2025 уку елында беренче сыйныфка барлыгы 79 укучы керде. Ата-аналарны, укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлыйбыз һәм уңышлы уку елы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International