Белем көне-барлык укучылар, студентлар, аларның ата-аналары, укытучылар, шулай ук укучыларга һәм студентларга хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык кешеләр өчен бәйрәм.
Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен Курсабаш интернат-мәктәбендә 2 сентябрь көнне балалар өчен тантаналы чара узды. Бу уку елында безнең балалар йортыннан беренче сыйныфка өч бала керде. Укытучылар һәм укучылар адресына котлау сүзләре яңгырады. Гадәттәгечә, беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.