Туган ягым –Татарстан” әдәби-музыкаль кичә

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

Республика көнен бәйрәм итү алдыннан , 29 нчы август көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, концерт номерлары белән, “Туган ягым –Татарстан” әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.  Катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, Татарстан Республикасы тарихы һәм мәдәнияте, аларның үзенчәлеге, истәлекле урыннары, байлыклары һәм казанышлары, Татарстан Республикасы символлары турында сөйләделәр, “Татарстан-минем Республикам” дигән китап күргәзмәсе куелды. Тематик шигырьләр, җырлар, биюләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International