2 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды.
"Игенче" ҖЧҖендә урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта салам әзерләү белән дә шөгыльләнәләр. Шушы көннәрдә җәмгыять хезмәткәрләренә һәм пай җирләрен арендага бирүчеләргә салам өләшенде.
29 августта Туктар авылында Татарстан Республикасы көне уңаеннан концерт булды
30 август Республика көнедә Мичән төп мәктәбе биләмәсендә күпкырлы спорт мәйданчыгы ачылды.
1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме.
Җаваплылык хисен балачактан ук тәрбияләү мөһим, бигрәк тә бу йорт хайваннарына кагыла. Хайваннар-уенчык түгел, ул гаилә әгъзасы! Әгәр дә балалар йорт койрыклыларына нәкъ шулай карый икән, йортсыз хайваннар саны күп тапкырга кими! 30 август көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының китапханә белән берлектә «Безнең дүрт аяклы дусларыбыз»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга урамда хуҗалары булмаган хайваннар белән үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Барлык хайваннар да приют күзәтүе астында һәм ветеринарлар тарафыннан тикшерелмәгән бит.
31 августта Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан дигән Ватаным бар» бәйрәм концерты булды. Тантаналы чара Шәмәрдән мәдәният йорты һәм «Акварель» халык хореография коллективы тарафыннан милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Матушка земля» прологы белән башланып китте. Котлау сүзе белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К. Вәлиев чыгыш ясады. Кичә Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы үзешчәннәр, «Тулган ай» фольклор коллективы, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова, Эзмә мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов катнашында матур концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук концерт номерлары белән Family Band кавер төркеме чыгыш ясадылар.