Яхшыны яманнан аера белү кешедә кечкенәдән үк тәрбияләнә. Балачакта формалашкан әхлак кагыйдәләре кешенең бөтен гомере буена озата бара. Безнең бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин:" балачакта алган тәрбия соңыннан бөтен дөнья халкын да үзгәртмәячәк", - диде. Бүген 30 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә “ Ислам дине – безнең тормышта“ дигән дини-әхлакый сәгать үткәрелде . Чарага шул ук темага китап күргәзмәсе оештырылды , күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләрен укыдык һәм Идрисова К.Р. ның “Тәрбия баскычлары"DVD-сындагы видеоязмасын карадык.
Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында ашлык эшкәртү эшләре бара
Экологик тәрбия процессында олыларның һәм балаларның уртак эшчәнлеге бик мөһим. Нәкъ менә олы кеше әйләнә-тирә дөнья турында белем алырга ярдәм итә. 29 август көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Хайваннар дөньясында» исемле китап зоотуры булып узды. Балалар «Хайванны тавышы буенча танып бел», «Мин кем?» Хайваннарга үз йортларын табарга ярдәм ит», «Гадәти булмаган белдерүләр», «Әдәбиятта хайваннар дөньясы» викторинасы биремнәрен чиштеләр. Чара дәвамында балалар танып белүдә активлык күрсәттеләр, булган белемнәрен һәм осталыкларын кулландылар. Балалар «И все они – создание природы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар һәм энциклопедияләр белән бик рәхәтләнеп таныштылар.
Югары Шытсу мәдәният йорты каршысында Республика көненә багышланган концерт булып узды. Концертта балалар белән берлектә авыл халкы да бик теләп катнашты. Җырлы-биюле концерт программасы тамашачыга бик ошады.
Татарстан Республикасы көненә һәм гаилә елына багышлап Саба-Аренада шахмат буенча гаилә турниры узды. Әти-әниләр һәм спортчылар бик актив катнашты. Турнир югары дәрәҗәдә узды. Республика көне белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
Олы Кибәче авыл җирлегенең бюджет оешмалары эшчеләре урып-җыю эшләренә график буенча ындыр табагында булышалар.
Мишәбаш авылында гражданнарның үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре бара.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Кондиционер урнаштыру эшләре алып барыла.
Бүген Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме билгеләп үтелде. Быелгы уку елында мәктәптә 81 укучы белем алачак. Беренче сыйныфка укырга 9 бала керде. Барлык укучыларга һәм укытучыларга да уңышлар телибез!
Югары Шытсу авылында яшәүче Хайруллиннар хуҗалыгы "Чәчәкле Саба-2024" конкурсында 3 нче урынга лаек булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!