Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәме

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 125 бала белем алачак. Мәктәпкә балалар Килдебәк, Мишә, Арташ авыл җирлекләреннән һәм Саба шәһәр җирлегеннән килеп белем алачак. Беренче сыйныфка 12 бала кабул ителде. Балаларга 22 укытучы белем бирәчәк. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнаштылар. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Ә Саба районы финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ш.Ә. Сөнгатов шулай ук укучыларны бәйрәм белән котлады һәм беренче сыйныфка укырга килүче балаларга Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Рәис Нургали улының бүләкләрен тапшырды.

Укучыларны һәм укытучыларны белем бәйрәме белән котлыйбыз һәм уңышлы уку елы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International