Татарстан Республикасы көне уңаеннан концерт

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

29 августта Туктар авылында Татарстан Республикасы көне уңаеннан концерт булды. Халыкка Туктар авыл клубы хезмәткәрләре, Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр белән берлектә «Татарстан-Республикам минем!» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Тамашачылар хөкеменә патриотик шигырьләр, җырлар һәм биюләр тәкъдим ителде. Концерт барышында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә ихтирам һәм рәхмәт белдертелде һәм баш өстендә тыныч күк йөзе булуын һәм шулай ук улларының җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр. Концерт программасы бик эчтәлекле килеп чыкты. Авыл халкы концерттан бик канәгать калды һәм алкышлар белән әлеге концертны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International