30 август Республика көнедә Мичән төп мәктәбе биләмәсендә күпкырлы спорт мәйданчыгы ачылды.

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

30 август Республика көнендә Мичән төп мәктәбе биләмәсендә күпкырлы спорт мәйданчыгы ачылышына авыл яшьләре, Мичән җирлеге башлыгы, балалар килделәр. Тантананы лента кисеп, балалар һәм авыл җирлеге башлыгы башкардылар. Аннан соң авыл яшьләре волейбол ярышында көч сынаштылар. Ярышта ике ир–атлар һәм ике хатын- кызлар командасы катнаштылар. Һәр командада катнашкан уенчыларга бүләкләр тапшырылды. Авыл халкына бу мәйданчык озак еллар хезмәт итсен дип теләк теләделәр. Бу төзелешне башкарган мастер  авылдашыбыз Салимов Рушан иганә ярдәме  күрсәтеп, уенчыларга туплар бүләк итте. Авылыбыз яшьләре спорт мәйданчыгын эшләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгы Минниханов Рәис Нургалиевичка һәм башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашатовичка, төзелеш бүлегенә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International