1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме.

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрь – Белем көне, Белем бәйрәме. 
Ул балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн. Әлеге бәйрәм көнендә без мөхтәрәм мөгаллимнәребезгә рәхмәт әйтеп баш иябез, тырыш укучыларыбызга исә яңа уку елы уңышлы булсын дип матур теләкләр телибез. 
 
🌟Кадерле укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз! 
Сезне әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрик итәбез✨
 
💫Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International