Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәмдә катнашу

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

30 нчы август  көнне Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәмдә актив катнаштылар. Бәйрәмдә мастер-класслар оештырылды. Теләге булган һәркем үз күңеленә хуш килгән эшчәнлек төрен сайлады. Мәдәният йорты мөдире Фәтхрахманова Дания Гөмәр кызы «Минем белән рәсем яса» картиналар ясау буенча мастер - класс үткәрде. Балалар һәм аларның әти-әниләре бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International