ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2026 ел
сишәмбе

8 март көнне Яңа Мичән мәдәният йортында Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан «Ягез әле, киленнәр!». Чара башында авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. махсус операциядә катнашучыларның әниләрен 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

8 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында " Хатын - кызлар – жирнен чәчәге "дигән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Чара башында авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. барлык катнашучыларны һәм махсус операциядә катнашучыларның әниләрен 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Чарага авыл волонтерлары да чакырылган иде . Авыл җирлеге башлыгы волонтерларны котлады һәм авыл, дөнья вакыйгаларына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы шартларда волонтерларга һәм аларның кураторына волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният хезмәткәрләре аларны бәйрәм белән котлап, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

10 март көнне Лесхоз интернат-йортына балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приютында тәрбияләнүче балалар  килделәр. Социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә ротангтан кашпо үрү буенча мастер-класс үткәрделәр һәм концерт номерлары курсәттеләр. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

8 Март-Язлы Арташ авыл клубында «Супер әби» исемле искиткеч чара узды. Бу вакыйга хөрмәтле әбиләребезне җыйды, алар төрле конкурсларда һәм номерларда үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Иҗади конкурслар оештырылды, әбиләр үзләренең осталыкларын һәм кул эшләрен күрсәттеләр. Катнашучыларның үзләренә кыюлыклары һәм креативлыклары өчен рәхмәт белдерәбез! «Супер әби» яхшы традициягә әверелер һәм киләчәктә безне сөендерер дип өметләнәбез.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча УНД һәм ПР Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш районара бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкат улы Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

   Очрашу барышында ул укучыларга гражданнар оборонасы кагыйдәләре, халыкның гадәттән тыш хәлләрдәге гамәлләре турында сөйләде, шулай ук янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен искә төшерде. Янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, эвакуация вакытында дөрес гамәлләргә һәм көнкүрештә һәм мәктәптә куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгына аерым игътибар бирелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2026 елның 2 мартыннан 7 мартына кадәр Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә бокс буенча 13-14 һәм 15-16 яшьлек кызлар, 17-18 һәм 19-22 яшьлек яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

2026 елның 7-9 март көннәрендә Казанда 15 яшькә кадәрге балалар арасында сумо көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу спорт төре ,көрәшнең үсә барган төренә әверелә бара.

 

6 март көнне Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Саба муниципаль районыннан килгән делегация составында Шекше авыл җирлегеннән, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе, Шәрифуллина Р.К. да бар иде. Сәфәрне оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме хөрмәтенә Шекше авыл җирлегендә Шекше мәдәният йортының «Нур» театр коллективы «Корт» спектакленең премьерасын күрсәтте. Премьера 7 мартта Сәрдә авыл клубында, 8 мартта Шекше авыл мәдәният йортында күрсәтелде. Барлык үзешчәннәр дә үз рольләрен бик оста башкардылар. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды. Соңыннан Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р. артистларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

2025елның 22 октябреннән  «Служение» III Бөтенроссия муниципаль премиясе старт алды. Әлеге чара   Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча үткәрелә һәм муниципаль берәмлекләрне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга аерым өлеш керткән хезмәткәрләргә бирелә. 2025 елда әлеге премиядә катнашуга 61 меңнән артык гариза бирелгән. Алар арасында - безнең балалар бакчасы мөдире Гөлнара Наил кызы Давыдова да бар. Ул  «Заманча балалар бакчасы кысаларында милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү» проекты белән катнашып, җитәкченең эш тәҗрибәсен күрсәтте. Гөлнара Наил кызы премиянең 4 этабын уңышлы үтеп «Киләчәк буыннар өчен бөек мирас» номинациясендә җирле үзидарәне үстерүгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә керткән һөнәри өлеше өчен диплом белән бүләкләнде. Без аны  чын күңелдән котлыйбыз! Бу уңыш киләчәк казанышлар һәм ачышлар өчен башлангыч нокта булсын!

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International