Бокс буенча 13-14 һәм 15-16 яшьлек кызлар, 17-18 һәм 19-22 яшьлек яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге

2026 елның 10 марты, сишәмбе

2026 елның 2 мартыннан 7 мартына кадәр Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә бокс буенча 13-14 һәм 15-16 яшьлек кызлар, 17-18 һәм 19-22 яшьлек яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Идел буе федераль округы беренчелеге җиңүчеләре Сабирҗанова Ясмина һәм Хуҗина Альбина катнашты. Саба муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбе спортчысы Хуҗина Альбина 44 кг авырлык категориясендә 3 нче урынны алды. Молодцы, сез күренекле спорт сыйфатлары, җиңүгә омтылыш һәм какшамас рух ныклыгы күрсәттегез. Һәр җиңү яңа казанышларга һәм осталык югарылыгына баскыч булсын. Сезгә нык сәламәтлек, якты җиңүләр һәм яңа спорт казанышларына илһам телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International