Тимершык урта мәктәбенең агротехнологик класс укучылары җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә экскурсиядә булдылар һәм андагы эшчәнлек белән таныштылар. Бу безнең районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсе, анда сөт җитештерү һәм терлекчелек белән бергә игенчелек белән дә шөгыльләнәләр. Хезмәт күрсәткечләре елдан-ел арта, эш нәтиҗәләре район, республика дәрәҗәсендә бәяләнә.
7 март көнне Шекше авыл җирлегенең гүзәл затлары Саба районы мәдәният йортында уздырылган бәйрәм чарасында булдылар. Аларга Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм мөгаллимнәре концерты тәкъдим ителде.
"Яшьлек" яшьләр үзәге ренеры Вайисов Улугбек Рузмет улы 59 нчы Казан чаңгы марафонында җиңү яулады.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 10 мартта 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 11 март
2026 елның 11 мартында Татарстан Республикасы территориясендә:
- төнлә һәм иртән буран, күз күреме 1-2 км га кадәр начарая, көчле җил 15-20 м/с тизлектә;
- төнлә дә, көндез дә бозлавык, юлларда көчле бозлавык.
Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан «Игенче» ҖЧҖнең генераль директоры гүзәл затларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде.
Җитәкче чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырды һәм бәйрәм каефе , гаилә бәхете, сәламәтлек , иминлек теләде.
Тәрбияләнүчеләребез " Сезгә яратканнарыбыз!” акциясендә зур теләк белән катнаштылар. Алар хәзер СВО зонасында булган солдат И.И. Шакировның әнисен, хатынын һәм кызын 8 Март белән котладылар.
8 март көнне безгә искиткеч аниматор Галиәкбәрова Ләйсән Рифхат кызы яңа программа белән килде. Балалар уеннарда һәм күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар
8 март көнне Сабабаш авыл клубында халыкара хатын-кызлар көненә ир-атлар гына катнашында бәйрәм концерты узды.
8 Мартта "Тургай волонтерлары" ветераннарның өйләренә барып бәйрәм белән котладылар. Балалар аларга багышлап җырлар башкардылар, җылы әңгәмәләр үткәрделәр, бүләкләр тапшырдылар.