Төзек булмаган техниканы эксплуатацияләүне булдырмау максатыннан, агымдагы елның 6 мартында «Уку-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгында» 2026 нче елга техникаларга техник карау үткәрелде.
Чара барышында, техник өлеш буенча - тормоз, руль идарәсе, яктылык приборлары, йөрү өлеше, тавыш сигналы һәм кулланучыларнын теркәү документлары, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы һәм ОСАГО тикшерелде.
Техник тикшерүгә 92 берәмлек тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән техника тәкъдим ителде. Аларга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Чарада катнашучылар белән юл хәрәкәте, техника һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде.