Югары Симет урта мәктәптәбендә көтелгән җәйге каникулларның иң якты һәм шатлыклы вакыйгасы – ял һәм хезмәт лагере үз эшен башлап җибәрде!Безнең “Кояшкай” лагере – ул бары тик ял итү урыны гына түгел, ә яңа дуслар табу һәм җылы аралашу мәйданы,иҗади сәләтләрне ачу өчен чиксез илһам чыганагы,спорт, уеннар һәм мавыктыргыч бәйгеләр дөньясы,туган як табигатен өйрәнү һәм файдалы гадәтләр туплау мөмкинлеге.Безнең тәҗрибәле педагоглар һәрбер баланың көнен мөмкин кадәр кызыклы, эчтәлекле һәм файдалы итеп оештырырга тырыша. Лагерь программасына төрле тематик көннәр, зирәклек викториналары, иҗади остаханәләр, кызыклы экскурсияләр, шулай ук тәмле һәм сәламәтлеккә файдалы туклану кертелгән.Иң мөһиме – лагерьда балаларның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге һәм күңел тынычлыгы безнең өчен һәрвакыт беренче урында тора. Һәрбер бала үзен өендәгедәй уңайлы һәм кадерле итеп тоячак.