ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2026 ел
сишәмбе

2006 елның 10 мартында террорчылыкка каршы милли комитет (ТМК) «Террорчылыкка каршы тору турында» Федераль канун һәм РФ Президентының «Террорчылыкка каршы тору чаралары турында»гы Указы үз көченә керү уңаеннан төзелде.

  7 мартта Лесхоз мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бәхет канатларында" концерт программасы булып узды

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март килде. Бу көн үзенчәлекле: ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән , чәчәкләр һәм наз белән бизәлгән. Бу язның иң гаҗәеп, иң назлы бәйрәме.

    8 март көнне безнең приютта чын-чынлап яз һәм бәйрәм рухы хөкем сөрде! «Тургай» приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган  концерт уткәрелде.  Приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан әниләрен, тәрбиячеләрен һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Күңелне нечкәртерлек җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, күңелгә ятышлы шигырьләр укылды. Һәр номер җылылык һәм ихласлык белән тулы иде. Барлык катнашучыларга талантлары һәм тырышлыклары өчен, шулай ук тамашачыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу концерт бик матур бүләк булсын һәм анда катнашучыларның барысына да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итсен.

Тэги: ОСЗ ОСЗ Тургай

Олы Кибәче авыл җирлегендә ел саен Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар оештырыла. Ярышларда 3 команда катнашты. Җиңүче булып Олы Кибәче урта мәктәбе командасы танылды, 2 нче урында-әниләр командасы, 3 нче урында-студентлар командасы. Барлык командалар да матур, бердәм уен күрсәттеләр. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Төбәк авыл клубында Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган чәй эчү чарасы оештырылды. Җирлек башлыгы А.К. Сафин барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

"Хезмәт итү" премиясе-ул бүләк кенә түгел. Бу көн саен шәһәрләребездә һәм авылларыбызда тормышны яхшыртучыларга халык "рәхмәте". Түрәләргә, идарәчеләргә, волонтерларга – кешеләргә хезмәт итүчеләрнең барысына да.

Олы Кибәче авылы мәчетендә сыйныфташлар Газизов Азат, Гәрәев Айрат, Газизуллин Фәнис һәм Шәкүров Рәмзил ел саен ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе оештыралар. Имам-хатыйб Рәис хәзрәт  вәгазьләр һәм Коръәннән сүрәләр укый. Аннары мөэминнәр тәмле татар ашы һәм башка тәмле ризыклар белән сыйланалар. Бу оештыручыларга сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

2026 елның 7 мартында үзәк шугалакта Байлар Сабасында 2025/2026 елгы хоккей сезоны ябылуга һәм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча ярыш узды.

2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында "Ак Барс" Көрәш сарае призларына Көрәш буенча республика ярышы узды. безнең спортчылар тренер-укытучы и. Х. Ермолаев җитәкчелегендә ярышларда актив катнаштылар.

7 нче март көнне Олы Арташ башлангыч гомумибелем бирү мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кадерле әбиләргә әниләргә багышлап бәйрәм концерты үткәрелде. Бәйрәм кичәсе матур җырлар шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күнелле үтте.

Тэги: Арташ авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International