2021 елдан Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә "Әтиләр көне" билгеләп үтелә башлады. Мичән төп мәктәбендә оештыручылар, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен спорт, гимнастика конкурсларын үткәрделәр.
22 октябрь-Эзмә урта мәктәбенең "Агро" юнәлеше белән мавыгучы укучылары өчен “Иҗат һәм үз-үзләрен белдерү көне” булды.
Иштуган гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар, укытучылар, ата-аналар көче белән оештырылган хәйрия ярминкәсе булып узды. Бу чара ниндидер тормышчан, җылы , ихлас чын бәйрәм булды. Чараны оештыручылар ярминкәгә һәр теләүчене җәлеп итәргә тырыштылар. Укучылар, укытучылары белән берлектә, сатуга үзенчәлекле әйберләр тәкъдим иттеләр.
ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер!) комплексы билгеләрен тапшыру.
Барлык теләүчеләрне ГТО комплексы нормативларын үтәп, үзләренең физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерергә чакырабыз. ГТО билгесен алу - мактаулы бүләк кенә түгел, ә югары физик әзерлекне һәм үз-үзеңне камилләштерүгә омтылуны раслау да.
Тулырак мәгълүмат 8(84362) 2-45-89 телефоны буенча
Бүген спорт комплекста төрле категориядәге мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында кул көрәше буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты узды.
Ярышлар уң һәм сул кулда үткәрелде, кагыйдәләр нигезендә, катнашучыларны авыру төрләре һәм авырлык категорияләре буенча бүлделәр.
Ярышларда катнашучыларны һәм җиңүчеләрне уңышлы чыгышлары, яхшы нәтиҗәләре һәм призлы урыннары белән котлыйбыз!
Бердәм бөтенроссия спорт классификациясенең разряд таләпләрен һәм шартларын үтәүгә һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2025 елның 2 октябрь боерыгы нигезендә безнең "Саба-Арена" мәктәбе спортчыларына "спорт мастерлыгына кандидат" бирелде: - Галимуллин
Расул -бадминтон дисциплинасы, (тренер-укытучысы Зарипова Гөлнара Хәмит кызы). Расулне котлыйбыз, спорт осталыгының тагын да үсүен телибез! Тормыш юлындагы киртәләрне җиңел генә үтеп, мөмкин кадәр күбрәк югары нәтиҗәләргә ирешеп, һәрвакыт җиңүле юнәлештә барырга телибез! Тренерына сәламәтлек, илһам һәм мотивация телибез!
2025 елның 23 октябренә ашыгыч кисәтү
Кабак, ташкабак, цуккини, патиссон берьеллык бакча үсемлекләре булып торалар, кабаклылар гаиләсенә керәләр һәм уртак билгеләре күп. Кабакның туган иле булып Мексика санала, анда аны безнең эрага кадәр 3000 ел элек үк ашаганнар. Европада кабак һәм ташкабак XVI гасырда барлыкка килгән.
Район Советы сессиясендә депутатлар бертавыштан Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Марат Рәшит улы Кәримов кандидатурасын расладылар.