Халыкара ярыш. Өстәл теннисы буенча профессиональ лига Чемпионаты. «С " югары лигасы хатын-кызлар лигасы.Финал өлеше. 2025 елның сентябрендә башланган марафонның йомгаклау туры.Бүген 8 мартта Халыкара хатын-кызлар көнендә «Саба-Арена» спорт комплексына безнең «Саба-Татарстан» кызлар командасы көч сынашты. Аның составында Динара Исмаилова,Алиса Гайнуллина,Галина Гороховатченко,Динә Батыршина,Элина Шәйдуллина,Екатерина Ищенко пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр, шуның белән «В» югары лигасында катнашу өчен юллама хокукын яуладылар.Бер очко аермасы белән Санкт-Петербургның «Рапид» командасы икенче урында һәм Чемпионатның җиңүчесе Семибратовоның «Кондор Эко» командасы булды. Финал этабында катнашучылар «Саба-Арена» хезмәткәрләренә ярышларны үткәрүдә яхшы шартлар өчен.