ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Төп бурыч-диспансеризация узу, җирле халыкны профилактик карау һәм диспансер күзәтүе. 
Профилактик чаралар авыр авыруларны иртә стадияләрдә, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларын ачыкларга ярдәм итә, бу исә үлем очракларын киметергә ярдәм итә.
Мобиль поликлиниканың эше "Сәламәтлек саклау"илкүләм проекты буенча алып барыла.

Тэги: хастаханә

Иске йортларны, сарайларны сүтү -авыл җирлекләре өчен актуаль мәсьәлә. Оет авылында күптән түгел генә кулланылыштан чыккан иске йорт сүтелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Байлар Сабасында Яшьләр үзәген төзү тизлек ала

Тэги: окс ОКС

Саба районында "20гә 80" программасы буенча торак йортлар төзү буенча эшлекле киңәшмә узды

Тэги: окс ОКС

21 октябрьдә Бөтендөнья йод кытлыгына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.*

Йод микроэлементы тироксинны да кертеп, калкансыман биз гормоннарын җитештерүдә төп роль уйный. Бу гормон организмның метаболизмына йогынты ясый, су, минераль, аксым, липид һәм углевод алмашы процессларын контрольдә тота. Ул тән температурасын нормаль тоту, күзәнәкләрнең үсүе һәм бүленүе, бавыр һәм йөрәкнең нормаль эшләве өчен кирәк. Йод җитмәү нерв системасы эшендә тискәре йогынты ясый, кешенең кәефен үзгәртә һәм психоэмоциональ халәтен начарайта. Йодның озакка сузылган кытлыгы калкансыман бизнең зурлыгын арттыруга (эндемик бүксәнең үсешенә) китерә.
 

Тэги: хастаханә

Түбән Шытсу авыл җирлеге үзешчәннәре 17 октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" дип исемләнгән концерт куйды. Әлеге концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Җыр-бию, милли уен кораллары белән чыгыш ясау һәм башка сәнгать төрләре тамашачы күңеленә хуш килде. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

20 октябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында Югары Симет урта мәктәбе белән берлектә «Әтиләр көне» бәйрәме оештырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Хоккей буенча иптәшләрчә уен

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Югары Шытсу һәм Түбән Шытсу авылларында урам юллары тигезләтелде. Әлеге эшне АО "Татавтодор" оешмасы башкарды. Эшләнгән эшнең гомуми озынлыгы 1620 м.тәшкил итте. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Югары Шытсу авылында гомер кичерүче Рәхимә Баһан кызы 100 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аны зур юбилее белән котларга Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. килде һәм үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Шакирзянова Рәхимә   Богмановна кызы 1925 елның  16 октябрендә Теләче районы Иске Җөри  авылында  дөньяга килә. 1948 елда Югары Шытсу  авылы егете Шарипҗан  абыйга  кияүгә чыга. Алар бик тәртипле 1 ул, 3 кыз устергәннәр.  Рәхимә  апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. 16 яшеннән урман кискән, окоп казыган, агач кискән, Казанда тоз чыгаруда, Кукмарада итек фабрикасында да эшләгән. Югары Шытсуга  килен булып килгәннән соң Рәхимә  апа “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан.  Аның эш стажы 40 елдан артык. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Рәхимә апа күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Рәхимә апа  Югары Шытсу авылында малае Мөдәрис, килене Гөлнур  тәрбиясендә гомер итә. Аның 5 оныгы бар. Киң күнелле, ярдәмчел,  һәркемгә рәхмәтле Рәхимә апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International