Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм– Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март килә. Бу көн якты кояш нурлары, гузәл чәчәкләр, хатын-кыз елмаюлары белән куңелне җылыта.
8март көнне безнең балалар йортында "Безнең кызлар -йолдызлар" исемле бэйрәм чарасы утте. Конкурста төрле төркемнәрдән кызлар катнашты. Ярышларда ике команда көч сынашты. Катнашучылар «Серле тартма», «Тылсымлы шарлар», «Дустыңны ашат» һ.б. конкурсларда көчсынаштылар. Бәйрәм егетләр тарафыннан әзерләнгән җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды. Ике команда да биремнәрне лаеклы үтәделәр. Соңыннан грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм матур кояшлы кәеф күтәренкелеге калдырды. Катнашучыларнын барысы да дәрт, кочле энергия алдылар.