6 март көнне Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды. Саба муниципаль районыннан килгән делегация составында Эзмә авыл җирлегеннән, махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе, Валиева Резедә апа да бар иде. Сәфәрне оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.