5 март көнне Килдебәк мәдәният йортында Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тарафыннан Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт программасы куелды. Концерт шигырьләрдән, матур җырлардан, дәртле биюләрдән, театр миниатюраларыннан торды. Тамашага килгән ата-аналарның һәм кунакларның күңелләрендә бу чара сөенү хисләре һәм соклану уятты.
Әлеге матур концертны оештырган мәктәп коллективына, укучыларга, «Кояшкай» балалар бакчасы коллективына һәм балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.