Олы Шыңар "Әллүки" балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар әниләргә, әбиләргә һәм тәрбиячеләргә багышланган җыр-биюләр башкарып, бәйрәм чыгышлары әзерләгәннәр. Чара җылы һәм күңелле узды, бик күп уңай хис-кичерешләр һәм истәлекләр калдырды.