2026 елның 7 мартында үзәк шугалакта Байлар Сабасында 2025/2026 елгы хоккей сезоны ябылуга һәм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча ярыш узды.
Тантаналы ачылышны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы һәм «Олимп» спорт мәктәбе директоры Хисамов Рифат Револевич үткәрде.
Командалар катнашучылар:
1. Мишабаш
2. Шәмәрдән
3.Вымпел (ВДПО)
4. Сабалар
Ярышлар арбитрлары:
Сафиуллин Раил Наил улы һәм Никоноров Станислав Эдуард улы.
Ярышларның баш хөкемдары Хисамов Рифат Револь улы.
Уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: :
1 урын Саба
2 урын Шәмәрдән
3 урын Мишабаш
4 урын Вымпел
Иң яхшы капкачы номинациясендә: Галимов Ленар (Мишабаш)
Гайнетдинов Тимур (Саба)
Иң яхшы һөҗүмче Хасбиев Данис ( Саба)
Иң яхшы һөҗүмче Фальванов Фәнзил ( Мишабаш)
Иң яхшы сакчы Хисаметдинов Марат (Шәмәрдән)
Иң яхшы сакчы Нуриев Фәргать ( вымпел)
Молодцы!
Барлык катнашучыларга актив катнашулары өчен , җанатарларга ярдәмнәре өчен, «Олимп» спорт мәктәбе, спорт комплексы хезмәткәрләренә чиста боз өчен, судьяларга гадел хөкемдарлык өчен рәхмәт.
Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, ә иң мөһиме тыныч күк йөзе телибез!