Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март "Тургай" приютында.

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын – кызлар көне-8 Март килде. Бу көн үзенчәлекле: ул кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән , чәчәкләр һәм наз белән бизәлгән. Бу язның иң гаҗәеп, иң назлы бәйрәме.

    8 март көнне безнең приютта чын-чынлап яз һәм бәйрәм рухы хөкем сөрде! «Тургай» приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган  концерт уткәрелде.  Приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан әниләрен, тәрбиячеләрен һәм барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Күңелне нечкәртерлек җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, күңелгә ятышлы шигырьләр укылды. Һәр номер җылылык һәм ихласлык белән тулы иде. Барлык катнашучыларга талантлары һәм тырышлыклары өчен, шулай ук тамашачыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Бу концерт бик матур бүләк булсын һәм анда катнашучыларның барысына да бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International