11.03.2026 конне укытучы Мөбәрәкҗанова А.З. һәм концертмейстер Шамсивалиев И.З. «Халык традицияләрен саклау» темасына ачык дәрес уздырдылар. Бу дәрестә укытучылар хореография сәнгатенең халык чыганаклары белән бәйләнешен күрсәттеләр, бию материалын гамәли үзләштерү аша Россиянең төрле төбәкләренең мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяттылар. Балалар төрле халыкларның стилистик үзенчәлекләрен һәм башкару манерасын тапшырырга, координацияне, музыканы, артистлыкны үстерергә, бер төрле хәрәкәтләрдән икенчесенә тиз күчә белергә, Россия халыкларының мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләргә, патриотизм һәм толерантлык хисе тәрбияләргә, традицияләрне саклау ысулы буларак халык биюенә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләргә өйрәнделәр. Дәрес Россиянең төрле почмаклары буйлап мавыктыргыч сәяхәт буларак төзелгән иде, бу балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килә һәм гореф-гадәтләрне саклау темасын профессиональ формада җиткерергә мөмкинлек бирә. Сәяхәтнең төрле станцияләрендә балалар нинди дә булса халык, аларның гореф-гадәтләре, бию лексикасы белән таныштылар. Теге яки бу халыкларның тормышы һәм эшчәнлеге турында кызыклы фактлар китерелде. Шулай ук балалар "Юрта", "Түбәтәй", "Алтын капка", "Ал такьяны" халык уеннарында уйнадылар. Материалны укучылар белән беркетү өчен халык хореографиясе буенча тест үткәрелде. Укучылар викторинаның барлык сорауларына да дөрес җавап бирделәр. Ахырда укытучы Мөбарәкҗанова А.З. дәрес темасына йомгак ясады һәм ни өчен халык традицияләрен саклауның мөһимлеген аңлатты. Бу дәрес хореография аша тарихны, географияне һәм мәдәниятне ничек өйрәнергә мөмкин булуын күрсәтте, бу белдерелгән теманы тулысынча ачты. 3 укытучы, 16 укучы.
Югары Симет урта мәктәбендә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Шәп әниләр һәм күңелле балалар» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
Урта Нырта авыл клубында Халыкара 8 март көненә багышланган "язның матур мизгелләре" бәйрәм кичәсе узды.
3 мартта ветеран ирләр командалары арасында (40+) мини-футбол буенча район Чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.
10 март көнне Түбән Симет авыл клубында Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә 8 Март бәйрәменә "Хөрмәт сүнмәс бездән - Сезләргә!" дип исемләнгән концерт куелды. Шулай ук вокаль номерларны "Батыр" төркеме һәм башка артистлар бүләк итте. Бәйрәмдә авылыбыз хатын-кызлары да катнашты. Вокаль номерлар һәм бию композицияләре, миниатюралар барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Матур концерт тамашачыларны да, катнашучыларны да сөендерде. Чара бәйрәм рухы һәм тамашачыларның яхшы кәефен тудырды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.
"Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр Лесхоз интернат-йортына бәйрәм чарасы белән бардылар. Тәрбиячеләр Бәшәрова Р.С. һәм Солтанова Р. Д. җитәкчелегендә балалар ротангтан кашпо үрү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Мишә авыл җирлегенең «САБАБАШ» волейбол командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ирләр командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында катнаша. Аларга уңышлар телик!
Лесхоз бистәсенең «Урман» волейбол командасы 2026 елгы сезонда Саба муниципаль районының авыл җирлекләрендәге ирләр командалары арасында волейбол буенча чемпионатында катнаша. Аларга уңышлар телик!
Мишә җирлегенең гүзәл затлары 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концертта булды.
Һәр ял саен Мишә авыл җирлегендә урамнар арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар уза. Спартакиада бу елның ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Ярышларда берничә урамнан торган 7 команда катнаша. Бүгенге көндә чаңгы ярышлары, киез итекле волейбол, дартс, шашка, шахмат, ату, кул корәше ярышлары булды. Командалар актив катнаша. Бистә администрациясе һәр уеннан соң җиңүчеләрне грамота һәм акчалата приз белән бүләкли. Мишә авыл җирлеге урамнары арасындагы Спартакиада безнең һәм халык өчен традициягә әверелде.