3 мартта ветеран ирләр командалары арасында (40+) мини-футбол буенча район Чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.
Авыл җирлекләре арасында призерлар:
1 урын - Олыяз командасы
2 урын - Тимершык-Шинар командасы
3 урын - Икшермә-Кибәче командасы
Авыл җирлекләре арасында иң яхшы капкачы итеп Шәкүров Алмаз, сезонның иң яхшы уенчылары - Заһидуллин Нияз һәм Мөхәммәтшин Фәрит, иң яхшы бомбардир - Хантимеров Айдар билгеләнде.
Призерлар һәм иң яхшы уенчылар грамоталар һәм акчалата бүләкләүләр белән бүләкләнделәр.
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләсе сезонда яңа очрашуларга кадәр!