ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Тыл ветеранын туган көне белән котлау

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Консультация-Татарстан Республикасында метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү

19-24 гыйнвар көннәрендә Удмуртия Республикасының Дебеса авылында яшәүче укучылар арасында тиз шахмат, шахмат композициясе һәм блиц буенча бөтенроссия ярышлары булып узды. Ярышларда Россиянең 22 төбәгеннән 370 шахматчы (76 команда) катнашты. Саба районыннан 2 команда катнашты. Команда составы (2014 елда туган һәм кечерәк). 1 команда: Газизуллин Айдан, Низамиев Йосыф, Фазылов Илназ, Шәвәлиева Энҗе. 2 команда: Вахитов Бәхтияр, Сөнгатов Аяз, Мөхәммәтова Сафия.Саба командасы 51 команда арасында 7 урынны яулады (тиз шахмат). 47 команда арасында блиц буенча 10 нчы урын. Өч спорт дисциплинасы буенча бездә 1 медаль - көмеш! Шавалиева Энҗе бик яхшы чыгыш ясады һәм шахмат композициясе буенча шәхси зачетта 2 урын алды. Позитив хис-кичерешләр күп булды. Беренче чиратта-бу илнең башка төбәкләреннән килгән балалар белән аралашу. Җиңүчеләрне, барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә күп җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Диспансерлаштыру хроник авырулар үсеше куркынычын вакытында билгеләргә, шулай ук җитди авыруларны иртә стадиядә диагностикаларга мөмкинлек бирә.

Тэги: хастаханә

20 январь көнне Саба урта мәктәбендә «Ата-аналар куркынычсызлык өчен» конкурсының муниципаль этабы узды. Тимершык урта мәктәбенең "Гаилә патруле" командасы шушы конкурста катнашты. Ата-аналарга һәм укучыларга катнашулары өчен зур рәхмәт.

 Әлеге конкурсның максаты: юл-транспорт һәлакәтләрен киметү, балаларны һәм ата-аналарны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү. Оештыручылар- мәгариф идарәсе, Россия эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе, Саба районы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль идарәсенең профилактика бүлеге һәм «Беренчеләр хәрәкәте».

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2026 елның 22 гыйнварында районыбызның 8-11 сыйныф укучылары һәм «Саба аграркөллияте» студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча мәгълүмати һәм файдалы очрашу оештырылды.

Тэги: УСХиП

25 гыйнварда Россиядә  «Студентлар көне» (Татьяна көне) билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 2005 елның 25 гыйнварындагы 76 номерлы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең, студентларның бәйрәме!

Тимершык урта мәктәбен төрле елларда тәмамлаган кадерле укучыларын 24 нче гыйнвар көнне матур очрашуга чакырды. 10 нчы сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Фальванова А. Ф., педагог оештыручы Гиниятуллина И. И. көче белән бергәлектә оештырган очрашу бик җанлы булып үтте. Бәйрәмне башлау өчен сүз мәктәп директоры Карамов А. Р бирелде. Үз теләкләрен  узган ел мәктәпне тәмамлаучыларга  11нче сыйныфның  сыйныф җитәкчесе Зарипова З.Ф., 10 нчы сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Фальванова А. Ф. җиткерделәр.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Студентлар укучыларга үзләренең уку йортлары, студент тормышының кызыклы мизгелләре, буш вакытларын ничек уздырулары һәм булачак һөнәрләре турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Укучыларны кызыксындырган сораулар күп булды һәм кунаклар аларның берсен дә җавапсыз калдырмады.

Тэги: Мәгариф идарәсе

Яңа елга аяк басуга Финанс – бюджет палатасы бүлекләрендә отчет эшләү һәм тапшыру вакыты башлана. Бүгенгә Саба муниципаль районының берләштерелгән бюджеты үтәлеше, учреждениенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы үтәлеше турында хисап тапшырылды. Шулай ук бюджет һәм автоном учреждениеләрнең калган акчалары турындагы белешмәләр, учреждениеләрнең берләштерелә торган исәп-хисаплары буенча белешмәләр, дебитор һәм кредитор бурычлары буенча белешмәләр буенча да бүгенге көнгә зур эш башкарылды.


25
гыйнвар, 2026 ел
якшәмбе

Бүген 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Шәхси Беренчелеге тәмамланды. Барлык катнашучыларны да яхшы нәтиҗәләр һәм җиңүгә омтылышлары белән котлыйбыз!
Нәтиҗә:
Ир-атлар ялгыз разряды
1 урын-Зәйниев Айназ (Саба районы)
Ир-атлар парлы разряды
1 урын-Зәйниев Айназ/ Вебер Ярослав (Байлар Сабасы/Казан)
Зәйниев Айназны искиткеч уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International