3 март көнне Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х. Тимершык урта мәктәбендә 5, 7 сыйныф укучылары өчен "Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән Ватанны данлыйбыз!" дигән темага парламент дәресе үткәрде.
Балаларга җирле үзидарә эшчәнлеге, авыл җирлеге гражданнарының тормышын һәм тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә эшләүче кешеләр турында сөйләде.
Укучылар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, дәрес алар өчен файдалы булды.