Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицее «Үсеш» беренчеләре укучылар, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар һәм ата-аналар өчен «Рус теле серләре» интеллектуаль викторинасы үткәрелде. Максат - уен формасында Россия тарихында рус теленең ролен һәм аның ил халыкларын берләштерүче фактор буларак әһәмиятен күрсәтү.
Викторина бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты: катнашучылар кириллица турындагы белгәннәрен күрсәттеләр, мәкальләрнең серләрен чиштеләр һәм фразеологизмнарның килеп чыгышын белделәр. Интерактив формат телне өйрәнүне мавыктыргыч чарага әйләндерде.
Викторинада өч команда көч сынашты. Өченче урынны – «Мәктәп йолдызчыклары», икенче урынны – «Акыллылар», ә беренче урынны «Үсеш» командалары яулады.
Россия халыклары бердәмлеге елында мондый чаралар аеруча мөһим. Алар илебезне берләштерүче фактор буларак рус теленең кыйммәтен аңларга ярдәм итә.