ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының гүзәл хатын-кызларына Мостафин Айдар Ибраһимович лалә чәчәкләреннән букетлар бүләк итте.

 Лесхоз интернат-йорты администрациясе бик зур рәхмәтен белдерә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Оҗмах Әниләр аягы астында

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Бүген, Шекше төп мәктәбе укучылары Килдебәк урта мәктәбенә, күптән түгел ачылган агрокласс белән танышырга бардылар. Укучылар яңа технологияләрне кулланып авыл хуҗалыгында кулланырга мөмкин булган җиһазлар белән таныштылар, алар белән төрле экспериментлар башкарып карадылар. Бу экскурсиядән күп яңалыклар белән кайттылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

8 март хөрмәтенә Иске Икшермә авыл җирлегендә хатын кызлар арасында волейбол буенча турнир узды

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

«Балачак» балалар бакчасында Гаилә бәйрәме

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Финанс-бюджет палатасының "Сукыр бер тиен" КВН командасы сәхнә тотты. Команда тирә-юньгә юмор күзлегеннән карап, халыкны көлдерә алды һәм жюри тарафыннан уңай бәяләмәле дә булды. Нәтиҗәдә, бездә призлы 1 нче урын.
Шаяртып-көлеп яшәгәндә дөнья бөтенләй икенче төсләрдә күренә. Аграр көллияттә узган "Әйдә ШаяРТ" КВН уеннарының муниципаль этабында әлеге атмосфера, энергетика нык сизелде. Димәк, ШаяРТ шаяртырга яратучыларны шаярттырып яшәтсен!

"Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" н капиталь ремонтлау

Тэги: окс ОКС

Бассейның "Дулкын" КВН командасы "Әйдә , ШаяРТ!" Татар КВН Лига фестиваленең сайлап алу , район эттабында. 

Олы Нырты авылында күпфункцияле үзәк төзелешенең барышы.

Тэги: окс ОКС

11
март, 2026 ел
чәршәмбе

Россиянең "Белем" җәмгыяте илнең барлык халкы өчен он-лайн режимында мөмкин булган мәгърифәт чаралары һәм чыгышлар үткәрә.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International