ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2026 ел
җомга

«Татар теле - халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинары янәдән старт алды. Проект татар теле укытучылары һәм фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр өчен оештырыла. Чара татар телендә укытучы мөгаллимнәрнең статусын күтәрүгә һәм ярдәм итүгә, шулай ук алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуга юнәлдерелгән.

Тэги: ОДМС

Саба туган якны өйрәнү музеенда районыбызның волонтер хатын-кызлары өчен “Илгә - матурлыкны, җиргә – батырлыкны син бирәсең, гүзәл хатын-кыз!” дип исемләнгән иҗади чара үтте. Әлеге чара вакытлыча күргәзмәдә урнашкан “Солдатка аш” волонтерлары көче белән әзерләнгән экспозиция белән танышудан башланды. Аннан бәйрәм уңаеннан котлау, “Мәшһүр татар хатын-кызлары” дигән темага викторина оештырылды. Үткән гасырның данлыклы, батыр ханымнар исемлеген хәзер алар дәвам итә. Шуңа да чарага җыелган хатын-кызларның гүзәл, нәфис зат булудан тыш, нинди батыр һәм олы йөрәкле дә була алуы турында фикер алышу да үтте.

Кичәне йомгаклап волонтерларыбызга “Бөек Ватан сугышында сабалыларның тылдагы фидакарь хезмәте” турында видеофильм тәкъдим ителде.

Волонтерларыбыз исә бүгенге очрашу һәм үзләренең хезмәтләре истәлеге итеп музейның вакытлыча күргәзмәсенә даими саклануга “Солдатка аш” эшчәнлегенә бәйле предметлар тапшырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

11 март көнне Сабада “Әйдә шаяРТ” татар КВН Лигасының  район этабы узды.

Тэги: ОДМС МЦ Яшьлек

12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

11нче  март көнне Саба аграр көллиятендә узган " Әйдә  шаярт   " КВН бәйгесендә "Игенче" җәмгыятенең яшь хезмәткәрләреннән торган команда-   " Каймак" командасы  гран- при га лаек булып кайтты!

Чыннан да , исеменә күрә җисеме дә бик  тә туры килеп тора.

11нче  март көнне Саба аграр көллиятендә узган " Әйдә  шаярт   " КВН бәйгесендә "Игенче" җәмгыятенең яшь хезмәткәрләреннән торган команда-   " Каймак" командасы  гран- при га лаек булып кайтты!

Чыннан да , исеменә күрә җисеме дә бик  тә туры килеп тора.

Республикада 463 тонна гуманитар җыелма таратылачак.

Татарстанда «Нәфис» фондының СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән хәйрия акциясенең 5 нче этабы уза. Аның кысаларында һәлак булган сугышчыларның һәм I, II төркем инвалидлык белән махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре ярдәм алачак. Бу гаиләләрнең һәр әгъзасына берничә айга исәпләнгән Азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмасы тапшырылачак.

2026 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, Саба муниципаль районының Шикше авыл җирлеге башлыгы катнашында, «кулланучылар хокукларын яклау турындагы Закон»га кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү үткәрделәр.

Сабада 15 март көнне 8нче тапкыр районкүләм ифтар үткәрелә. Әлеге чарага Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров киләчәк. Быел табын 1000 кешегә әзерләнәчәк. Саваплы чарада Коръән сүрәләре, имамнарыбыз вәгазе яңгыраячак, җәмәгать белән намаз укылачак.

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнендә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының гүзәл хатын-кызларына Мостафин Айдар Ибраһимович лалә чәчәкләреннән букетлар бүләк итте.

 Лесхоз интернат-йорты администрациясе бик зур рәхмәтен белдерә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Оҗмах Әниләр аягы астында

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International